“Хозур” нәшрияты “Гарәп теле дәресләре” дәреслеген кабаттан нәшер итте

24 гыйнвар 2018 ел 10:52
“Хозур” нәшрияты “Гарәп теле дәресләре” дәреслеген кабаттан нәшер итте

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты дүрт томлы “Гарәп теле дәресләре” дәреслеген кабаттан нәшер итте. Әлеге кулланма киң җәмәгатьчелеккә “Гарәп теленең Мәдинә курсы” буларак билгеле – ул гарәп телен өйрәнү өчен иң уңайлы һәм нәтиҗәле дәреслекләрнең берсе. Курс дүрт дәрәҗәгә бүленгән. Дәреслекнең һәрбер томы актуаль лексика буенча текстлар һәм диалогларны, грамматиканы ныгыту буенча биремнәрне, уку өчен текстларны һәм дәрәҗә буенча тәрҗемәләрне үз эченә ала. Дәреслекнең тиражы мәдрәсә шәкертләренә һәм телләр өйрәнүчеләргә исәпләнгән.

Әлеге басманы huzurshop.ru сайты аша һәм “Хозур” нәшрият йортының түбәндәге адрес буенча урнашкан кибетендә сатып алырга мөмкин: Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 (РИУ бинасы).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы