Россия Президенты Владимир Путин Казанда мөселман дин әһелләре белән очрашты. Очрашу бер сәгать ярымнан артык дәвам итте һәм ул төн уртасы якынлашканда гына төгәлләнде. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков һәм аның ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, шулай ук Карачай-Черкесс республикасы мөфтие Исмәгыйль Бердиев, Россия мөселманнары Дини җыены мөфтие, ҮДО Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү Мөфтияте” Үзәк төбәк мөфтие, Чувашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Кырым мөфтие Әмиргали хаҗи Аблаев һәм башкалар катнашты.
Дәүләт башлыгының мөселман лидерлары белән очрашуы аралашуда киеренкелексез халәттә узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына бүләк тапшырды – Казан хәттаты Рамил хәзрәт Насыйбуллов тарафыннан аның исеме язылып эшләнгән тугра, шулай ук Россиядә ислам тарихы турында 200 еллык миниатюралар. Җавап итеп Владимир Владимирович очрашуда катнашучыларга Казанның меңьеллыгын дәлилләүгә хезмәт иткән тәңкә турында искә төшерде.
Россия Президенты каршында беренче булып Болгар ислам академиясе ректоры, Татарстан мөфтие урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул кыскача академия эшчәнлегенең төп юнәлешләренә һәм нәтиҗәләренә тукталды. Отчет чыгышын тыңлап, Владимир Владимирович болай диде: “Болгар ислам академиясе мөселман мәгарифе системасында “мәдрәсә – институт – академия” өчлеген йомгаклый”. Ул Болгар ислам академиясе “бөек бурыч”ны үти дип билгеләде, шулай ук Россия мөселманнары өчен чит булган идеологиягә каршы торуда үзебезнең мөстәкыйль кыйммәтләр системасы кирәклеген ассызыклады. “Безнең мөселманнар, хәтта католикларга караганда да, православ русларга якынрак, – дип өстәде ул. – Безнең ислам бербөтен һәм бөтендөнья исламының аерылгысыз өлеше булырга тиеш. Әмма шул ук вакытта үз йөзе белән”.
Алга таба әлеге теманы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дәвам итте. Россия Президентына Болгар ислам академиясе проектын тормышка ашыруда ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткереп, ул татар дин галимнәренең бөтендөнья исламы үсешенә керткән өлешләре турында сөйләде: “Татар дин гыйлеме мәктәбе меңьеллык тарихка ия һәм үз вакытында югары дәрәҗәдәге үсеше белән мактаулы булган. Татар дин галимнәреннән атаклы эшлеклеләрнең тулы бер чордашлары – Мәрҗани, Баруди, Курсави, Насыйрилар моңа дәлил булып тора... Аларның идеяләре барыннан да бигрәк татар халкының дөньяга караш һәм мәдәни традицияләрен чагылдыралар, әмма шуңа да карамастан үз вакытында бар мөселман дөньясының фикер үсеше һәм күңел торышын уңышлы яулап алганнар. Һәм шул ук рәттә кырым-татар мәгърифәтчесе Исмәгыйль Гаспралы тора! Әлеге галимнәр калдырган мирас бүген дин гыйлеме белгечләрен әзерләүдә нәтиҗәле Россия системасын формалаштыру өчен нигез булып хезмәт итәләр”. Мөфти сүзләренә караганда, татар дин галимнәре тарафыннан хезмәтләр язылмаган бер генә мөселман фәне дә юк. Владимир Владимирович атаклы татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең Мәккәдә михраблар җыелышында михрабларны берләштерүгә өндәп ясаган чыгышы буенча тарихи фактка аерым игътибар юнәлтте – ул вакытта Мәккәдә Кәгъбәтуллаһ каршында бер үк вакытта дүрт якка дүрт имам басып гыйбадәт үткәргән. Татар дин галименең һәм фикер иясенең карашын хуплыйлар, һәм шул вакыттан дөньяның төп мәчетендә бары бер генә имам билгеләнә. Путин исә Россия мөселманнарын берләштерүдә татарлар үз ролен үтәячәгенә ихлас ышанычын белдерде.
Очрашу күмәк рәвештә фотога төшү белән төгәлләнде.
ТР Президенты матбугат хезмәтеннән һәм Татарстан мөфтиенең шәхси альбомыннан фотолар файдаланылды