Конфессияләр арасында уңай мөнәсәбәтләр атналыгы: “Динилек ихлас булырга тиеш”

31 гыйнвар 2018 ел 13:58
Конфессияләр арасында уңай мөнәсәбәтләр атналыгы: “Динилек ихлас булырга тиеш”

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Мәскәү – Симферополь – Казан видеокүпере узды. Әлеге өчьяклы очрашу 1 февральдә башланып китәчәк Бөтендөнья диннәр арасында дустанә багланышлар атналыгына багышлап оештырылды.
Мәскәүдән элемәтәгә Мәскәү мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе Илдар Галәветдинов чыкты, Симферопольдәге дини вәзгыять турында Симферополь һәм Кырым епархиясе сәркатибе протоиерей Александр Якушечкин, Кырым мөселманнарының Диния Нәзарәте мөфтиенең урынбасары Айдер Исмәгыйлев һәм Симферопольнең баш раввины Йехезкель Лазар сөйләделәр. Казаннан исә Шаригать мәсьәләләре буенча Татарстан мөфтие киңәшчесе Булат Мөбарәков һәм Казан-Нократ Рус Православ искечә йолалар Чиркәве идарәчесенең урынбасары Василий Кириллов катнаштылар. 
2010 елда Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясе тарафыннан һәр февральнең беренче атнасын Бөтендөнья диннәр арасында дустанә багланышлар атналыгы итеп игълан итте. Мәскәү һәм Россия төбәкләрендә бу уңайдан нинди чаралар үткәрелә? Төрле дин руханилары үзара нинди мөнәсәбәттә тора? Шушы һәм башка мәьсәләләр хакында видеокүпер барышында фикер алыштылар.

Беренче булып Мәскәү спикеры чыгыш ясады. Илдар хәзрәт фикеренчә, бүгенге көндә Мәскәүдә руханилар арасында тиешле дәрәҗәдә бәйләнешләр юк. “Һәрберсе үз җәмәгате эчендә бикләнгән. Шуңа күрә, һичшиксез, хәлне үзгәртергә кирәк”, – дип әйтте ул. Шулай да Рус православ чиркәве белән бергәлектә уртак проект эшләү ниятләнүе турында сөйләде – Сүриягә Россия мөселманнары һәм православие динен тотучылар тарафыннан гуманитар ярдәм белән сәфәргә чыгу көтелә.  

Кырым кунаклары, киресенчә, конфессияләр арасында хезмәттәшлек итү буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклышырга ашыктылар. Отец Александр Якушечкин ассызыклаганча, ярымутрауда гасырлар дәвамында төрле дин вәкилләре дустанә гомер кичерәләр һәм ул 1991 елдан эшләп килүче Конфессияләр арасындагы совет эшчәнлеге белән таныштырды. Аның утырышларында шәхсән төбәк башлыгы Сергей Аксёнов катнаша һәм барлык җирле конфессия вәкилләре чакырыла: мөселманнар, православлар, яһүдиләр, католиклар, лютеранецлар, баптистлар һәм башкалар. “Без – төрле, әмма безне дога берләштерә”, – дип билгеләде ул. Аның фикерен шулай ук Кырым мөфтие урынбасары Айдар әфәнде һәм Симферопольның баш раввины да хуплады. Шунысы игътибарга лаек, туры эфирда кырымлылар Илдар Галәветдиновның Сүриягә гуманитар миссия буенча башлангычын хупладылар һәм әлеге акциягә кушылуга әзер булуларын җиткерделәр.

Үз карашларын Татарстаннан катнашучылар да белдерде. Искечә православ йолаларны үтәү вәкиле Василий Кириллов республика җитәкчелегенә республикада иске йолаларны үтәүчеләрнең үсеше һәм чәчәк атуы өчен киң мөмкинлекләр биргәне өчен тирән рәхмәтләрен җиткерде. Аның сүзләренчә, бүген иске йолалар мирасы яңарышы үсеше сизелерлек күренә.

Татарстан мөфтие киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков үз чиратында Мәскәү һәм бөтен Россия Патриархы Кириллның сүзләреннән өземтә китереп, уңай конфессияара багланышлар формуласын китерде:

– “Без бергә яшәргә тиеш, әмма кушылырга тиеш түгел” – Патриархның әлеге сүзләрен мин тормыш формуласы итеп саныйм, – диде ул һәм шунда ук мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның "гомум йорт һәм аерым фатирлар" турындагы билгеле сүзләрен кабатлап исенә алды. – Һәрбер дин эшлеклесе, нинди дин тотуына да бәйле булмастан, үз җәмәгатендә ихласлылык тәрбияләргә тиеш. Чөнки Бөек Раббыбыз безнең калебләребездә бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәр көн булырга тиеш. Без Аллаһы белән ихлас булырга тиешбез, һәм безнең динилегебез ихлас булырга тиеш. Әмма фанатик рәвештә түгел!

Татарстан Республикасы бердәм территориядә төрле дин тотучы вәкилләрнең дустанә яшәеше белән үрнәк мисал булып дан казанган. Татарстанда төрле конфессия тарафдарлары белән уңай мөнәсәбәтләр булдыруда Диния нәзарәте үзенең җаваплылыгын тоеп, православие һәм яһүд дине руханилары белән хезмәттәшлек итүне үткән елларда мөһим бер юнәлеше итеп билгеләде.

Барлык диннәргә дә уңай мөнәсәбәттә булган шәхес тәрбияләү юнәлешендә актив эшчәнлек аеруча мөселман яшьләре арасында алып барыла. Чит конфессияләр белән берлектә спорт ярышлары һәм турнирлар “дини түземсезлек” белән көрәштә иң отышлы ысулларының берсе булып тора. Аерым алганда, Диния нәзарәте, Татарстан митрополиясе һәм яһүди, католик җәмәгатьчелеге вәкилләре белән бергәләшеп конфессияра велоузыш үткәрүе, яшьләрне таныштырып кына калмыйча, үзара якыннанрак аралашырга мөмкинлек бирә. Конфессияләр арасында уңай мөнәсәбәтләр бигрәк тә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән православ һәм яһүди руханилары арасында ачык күренә.Мәсәлән, Конфессияләр арасында уңай мөнәсәбәтләр атналыгы кысаларында 2018 елның 5 февралендә волейбол буенча конфессияара матч уздырылачак. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы