Балык Бистәсе районында мөгаллимнәр җыелышы үткәрелде

31 гыйнвар 2018 ел 17:38
Балык Бистәсе районында мөгаллимнәр җыелышы үткәрелде

Балык Бистәсе районының Яна Арыш авылында мөгаллимнәр җыелышы булып узды. Районның 46 мәчетеннән 36 мөгаллимә килгән иде.  Җыелышта  “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне устерү фонды”ның  директоры Нурия Һашимова, район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, “Аксакаллар” шурасы рәисе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов, Яңа Арыш авылының имамы Фәрит хәзрәт һәм Яңа Арыш мәктәбе директоры Дамир Нәбиуллин  катнаштылар.

Рамазан хәзрәт Хисаметдинов үзенең чыгышында, динебездә белемнең фазыйләтләре, өстенлекләре турында Корьән һәм хәдисләрдән мисаллар китереп вәгазь сөйләде.  Остазларны  мөфтиятнең  уку-укыту бүлеге тарафыннан хуп курелгән методлары  белән таныштырды. Җыелышта  мөгаллимнәр узләренең укыту алымнары хакында сөйләп, тәҗрибәләре белән бүлештеләр. Рамазан хәзрәт очрашуны йомгаклап, киләчәктә шушындый чараларның дәвамлы булуын теләде. Шулай ук якын араларда Балык Бистәсе районы авылларының өлкән абыстайларын җыячагы турында да әйтеп узды.

Мөгаллимнәргә Мөфтият  тарафыннан бүләк  ителгән “Ислам дине нигезләре” дәреслекләре өләшенде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы