Бүген Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башлана

02 февраль 2018 ел 09:40
Бүген Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башлана

Бүген Казан һәм Татарстан мәчетләрендә республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән татар телен өйрәнү курслары башланып китә. Бушлай өч айлык курслар – мәчетләр каршында сынау рәвешендәге беренче татар теле дәресләре, алар биш Казан мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”дә, һәм Татарстанның биш мөхтәсибәтендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама һәм Алабугада алып барылачак. Курс кысаларында укыту ике юнәлештә узачак: “Татар теле” һәм “Татар тарихы һәм ислам нигезләре”. Укытуны оештыру өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән бергәлектә “Татар теле: башлап өйрәнүчеләр өчен” уку-укыту әсбабы эшләнде һәм басылып чыкты. Әлеге уку-укыту проектын тормышка ашыру өчен 25 квалификацияле белгеч җәлеп ителде: 15 татар теле белгече һәм 10 ислам дине нигезләре мөгаллиме. Курсларны тыңларга йөрергә теләүчеләрнең иң күбесе “Әниләр” мәчетендә – курсларга йөздән артык кеше язылган. Әйдәп баручылар рәтендә шулай ук Казанның “Ярдәм” мәчете – сиксәннән артык кеше. Татарстанның башка шәһәр-районнары арасында иң актив булып Түбән Кама мөхтәсибәте танылды – татар телен өйрәнү өчен иллегә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Бөтен республика һәм Казан буенча курсларга 600 тирәсе кеше язылды. Язылу дәвам итә.

Дәресләр атнасына өч көн – дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 19.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр узачак. Кайбер мәчетләрдә бердәм карар белән дәресләргә йөрүчеләр өчен графикка үзгәрешләр кертелгән. Курслар тәмамланганнан соң тыңлаучыларга үзләштерелгән белем күләменнән чыгып сертификатлар биреләчәк.

Иртәгә, 2 февральдә, “Әниләр” мәчетендә оештырылган “Без – татарлар” курсларында катнашучыларны Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин сәламләячәк. Курсларның ачылышы Россия ислам институтының актлар залында 18.00 сәгатьтә узачак. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Үзләренең кызыксындырган сорауларын журналистлар Рәфикъ хәзрәткә, шулай ук махсус әзерләп чыгарылган дәреслек авторларына бирә алачак. Аккредитация өчен телефон: 89172939706, Резеда Закирова. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы