Мөселман яшьләренең “Кышкы гакыйдә мәктәбе” төгәлләнде

04 февраль 2018 ел 17:56
Мөселман яшьләренең “Кышкы гакыйдә мәктәбе” төгәлләнде

31 гыйнвар – 4 февраль көннәрендә Шәһре Болгарның “Ак мәчет” комплексында мөселман яшьләре өчен “Кышкы гакыйдә мәктәбе” эшләде.

Әлеге укуларга бару өчен берничә тур аша 18-30 яшьләрдәге 40 егет һәм кыз сайлап алынган иде. Алар дөнья мәшәкатьләреннән читтә иман нигезләрен ("Усулюд-дин") өйрәнде.

Исегезгә төшерәбез, узган елны шулай ук Болгарда үткәрелгән "Коръән мәктәбе" мөселман дин эшлеклеләре тарафыннан хуплау тапты һәм быел яшьләр өчен Татарстан мөфтие тәкъдиме белән "Гакыйдә мәктәбе"н уздырырга карар кылынды. Аллаһы Илчесе Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә: “Гыйлем алырга омтылу – һәрбер мөселман һәм һәрбер мөслимәнең бурычы”, – диелгән.

“Гакыйдә мәктәбе” барышында әлеге фән буенча дәресләр һәм кичке очрашулар узды. Мәктәпкә төп укытучы буларак чакырылган билгеле вәгазьче һәм гакыйдә буенча иң тирән белемнәргә ия белгечләрнең берсе Әбу Гали Габдеррәшид Әл-Әшгари Әл-Хәнәфи “Акыда ат-Тахавиййя” китабы буенча белем бирде һәм укулар төгәлләнгәч имтихан үткәрде, сертификатлар тапшырды. Укудан буш вакытта саф һавада актив уеннар, спорт ярышлары, “Ак мәчет”тә бергә җыелып намазлар уку, Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгына экскурсия, Болгар академиясендә белем бирүче Габдерраззак Сәгъди белән очрашулар үткәрелде.

"Гакыйдә мәктәбе"ннән яшьләр канәгать калдылар һәм алар җәйге форумны көтүләре турында җиткерделәр, киләсе очрашуларга да остаз Әбу Гали Әл-Әшгарины чакырып калдылар. Көн саен бик файдалы очрашулар узган укуларда быел Татарстаннан тыш, Әстерхан, Новосибирск, Башкортстан, Пенза, Чувашстан, Ульяновск өлкәләреннән, Мәскәү, Ижевск, Чиләбедән вәкилләр катнашты. Яшьләр Болгар ислам академиясе, Болгар тыюлыгындагы музейлар белән танышты. Саф һавада спорт чаралары, квест уеннары узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы