Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов җирле яшьләр белән очрашты. Очрашу мондый чараларны үткәрүгә багышланган “Ковёр” яшьләр башлангычы үзәгендә узды. Үз сорауларын бирергә һәм Түбән Кама мөселманнары башлыгы белән аралашырга илледән артык егет һәм кыз килде. Салих хәзрәт аларга ислам динендә гаилә кыйммәтләре, мөслимәнең вазифасы, ир-атның җаваплылыгы һәм әниләргә хөрмәт турында сөйләде. Сораулар исә намуслылык, чисталык, ихласлык, сәламәтлек турында яуды. Салих хәзрәт тулысы белән аларга җавап бирде һәм очрашуны игелеклелек, мәрхәмәтлелек һәм тәкъвалык сыйфатлары теләп төгәлләде.
Түбән Кама мөхтәсибе яшьләр белән аралашты
07 февраль 2018 ел 08:33
Соңгы яңалыклар
Татарстан мөслимәләре «Россия тарихында Идел буе Болгары» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады
28 сентябрь 2022 ел 11:54
Мөфти урынбасары Бөтендөнья мирасын саклау Конвенциясенең 50 еллыгы халыкара форумына багышланган киңәшмәдә катнашты
28 сентябрь 2022 ел 10:50
Мөфти Нәзарәттә Иранның Әл Мустафа университеты вәкиле Рәсүл Абдоллаһи белән күреште
27 сентябрь 2022 ел 15:34
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы