Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов җирле яшьләр белән очрашты. Очрашу мондый чараларны үткәрүгә багышланган “Ковёр” яшьләр башлангычы үзәгендә узды. Үз сорауларын бирергә һәм Түбән Кама мөселманнары башлыгы белән аралашырга илледән артык егет һәм кыз килде. Салих хәзрәт аларга ислам динендә гаилә кыйммәтләре, мөслимәнең вазифасы, ир-атның җаваплылыгы һәм әниләргә хөрмәт турында сөйләде. Сораулар исә намуслылык, чисталык, ихласлык, сәламәтлек турында яуды. Салих хәзрәт тулысы белән аларга җавап бирде һәм очрашуны игелеклелек, мәрхәмәтлелек һәм тәкъвалык сыйфатлары теләп төгәлләде.
Түбән Кама мөхтәсибе яшьләр белән аралашты
07 февраль 2018 ел 08:33
Соңгы яңалыклар
Мөселман эшмәкәрләре Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондында Хиҗаб көне уңаеннан тантаналы мәҗлес уздырды
02 февраль 2022 ел 18:25
Аксакаллар шурасы дәүләт алкоголь инспекциясен приниципиаль булырга һәм татар авылларында хәмер сату нокталарын арттырмаска чакырды
02 февраль 2022 ел 11:58
Казанда Бөтендөнья Хиҗаб көне: Татарстан мөфтие танылган абыстайлар белән очрашты
01 февраль 2022 ел 14:39
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы