Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов җирле яшьләр белән очрашты. Очрашу мондый чараларны үткәрүгә багышланган “Ковёр” яшьләр башлангычы үзәгендә узды. Үз сорауларын бирергә һәм Түбән Кама мөселманнары башлыгы белән аралашырга илледән артык егет һәм кыз килде. Салих хәзрәт аларга ислам динендә гаилә кыйммәтләре, мөслимәнең вазифасы, ир-атның җаваплылыгы һәм әниләргә хөрмәт турында сөйләде. Сораулар исә намуслылык, чисталык, ихласлык, сәламәтлек турында яуды. Салих хәзрәт тулысы белән аларга җавап бирде һәм очрашуны игелеклелек, мәрхәмәтлелек һәм тәкъвалык сыйфатлары теләп төгәлләде.
Түбән Кама мөхтәсибе яшьләр белән аралашты
07 февраль 2018 ел 08:33
Соңгы яңалыклар
2021 елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды 300гә якын иске китап белән тулыланды
10 гыйнвар 2022 ел 11:12
Казанда «1100-еллык» кысаларында Коръәннең кулъязма мүсхәфе тантаналы рәвештә языла башлаячак
06 гыйнвар 2022 ел 17:51
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты татар дин галимнәренең сирәк хезмәтләрен нәшер итәчәк
06 гыйнвар 2022 ел 17:48
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы