Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү янында АН-148 авиалайнеры һәлакәткә очрау сәбәпле кайгы уртаклаша:
"Илебездә зур кайгы - 71 кешенең гомерен өзеп, самолет һәлакәткә дучар була. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән коточкыч фаҗигада туганнарын, якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам. Йөрәкләргә үткән авыр хисләрне җиңү өчен сабыр һәм нык булу мөһим. Раббыбыз аларга көч һәм түземлек бирсен. Һәммәбезне Аллаһы Тәгалә яратты һәм һәрберебез аңар кайтачак".