Чаллыда мөселман яшьләрен таныштыру хезмәте эшли башлады

12 февраль 2018 ел 09:01
Чаллыда мөселман яшьләрен таныштыру хезмәте эшли башлады

Чаллы “Хәләл-Үзәге”ндә  “Мәрхәмәтле ярдәм” дип исемләнгән мөселманнарны таныштыру хезмәте эшли башлады. Аның турында  marhamatleyardam.com сайтыннан белешергә һәм хезмәт белән бәйләнешкә керергә була. Таныштыру хезмәте мөселман эшмәкәре Мансур Шәрибҗан улы Мәхмүтов башлангычы һәм ярдәме белән оешты. Таныштыру хезмәте теләүчеләрне эш көннәрендә иртәнге 10 сәгатьтән кичке 20 сәгатькә кадәр кабул итә. Бирегә  мөрәҗәгать итүчеләр анкета тутырып калдыралар. Аның нигезендә парлар сайлап алына. Мансур әфәнденең әйтүенчә, мөселман әдәпләренә нигезләнгән мондый таныштырулар яңа гаиләләр төзелүгә ярдәм итәчәк. Биредә яшь парлар белән никах дәресләре уздыру, булачак гаилә әгъзаларына ир, хатын, балалар, ата-аналар хакларын аңлату да каралган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы