Бүген Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россиянең иң зур мөселман галимнәреннән саналган күренекле дин эшлеклесе, татар тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818–1889) тууына 200 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференцияне ачып җибәрә. 2018 елны Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы бертавыштан Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итү карарын кабул итте. Әлеге халыкара конференция Мәрҗани елы кысаларында үткәрелә торган мөһим чараларның берсе булып тора.
Конференциядә катнашу өчен башкалага Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган халыкара конференциядә күпсанлы мәртәбәле кунаклар килде. Алар арасында чит ил дин белгечләре һәм шәехләр дә бар. Шулай ук Россия дин әһелләре, Ставрополь крае, Ханты-Манси автономияле округы, Саратов, Самара, Ульян өлкәсе Диния нәзарәте җитәкчеләре, Россия Дини җыены вәкиле, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре, музей мөдирләре катнашачак. Пленар утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясаячак. ТР Президенты каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимованың, Ш.Мәрҗанинең туганы Гөлзада Мостафинаның чыгышлары көтелә.
Конференция кысаларындагы чаралар иртүк башланып китәчәк. Сәгать 10.00-дә кунаклар Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында Ш.Мәрҗанинең каберен зиярәт кылырга җыела һәм Мәрҗани мәчете комплексына экскурсиягә бара.
Конференцияне үткәрү урыны: Казанның “Мираж” кунакханәсе. Башлана сәгать 14.00дә.
Массакүләм мәгълүмат чараларына аккредитацияне 89172939706 телефоны буенча үтәргә мөмкин.