Халыкара конференция кунаклары Мәрҗани каберен зиярат кылды

19 февраль 2018 ел 10:07
Халыкара конференция кунаклары Мәрҗани каберен зиярат кылды

Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашу өчен килгән башкала кунаклары Яңа татар бистәсенең Татар зиратында Мәрҗанинең кабере янына җыелды. Бирегә алар бөек Мәрҗанине искә алып, аның каберен зиярат кылу һәм рухына дога кылу өчен килде. Иорданиянең мәгариф министролыгы вәкиле Лүай Хәлили Мәрҗани хезмәтләренең әһәмияте турында сөйләде һәм аның бөтендөнья мөселманнарының рухи мирасын баетуда бәһасез өлешен искә алды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кәлам шәрифтән аятьләр укыды. Ахырдан конференциядә катнашучылар кабер янында дога кылды. 

Соңыннан кунаклар Мәрҗани мәчете комплексына экскурсиягә китте. 

Конференциянең эше "Мираж" отелендә сәг.14.00-дә башлана. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы