Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциясе үз эшен тәмамлады. Кичә кич белән аның катнашучылары резолюция кабул иттеләр. Документта, аерым алганда, динне сәясиләштерү барышының көчәеп китүе һәм шул уңайдан "Россия өммәте алдында яңа каршылыклар барлыкка килүе" турында әйтелә. "Аларга без бары тик бердәм булганда гына җавап кайтара алабыз. Шуңа күрә лидерларыбыз - Россия Президенты Владимир Владимирович Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан Россиянең рухи мәйданы суверенитетын саклап калу максатыннан беренчел итеп шундый мәсьәләләр билгеләнде: Россия мөселманнарының дини-илаһият традицияләрен һәм мирасын торгызу, традицион Исламның абруен күтәрү, үзебезнең дини-илаһият мөселман мәктәбен яңартуны тәэмин итү һәм мөселман руханиларының җәмгыятьтәге абруен тану".
Моннан тыш, Конференциядә бүгенге заманның глобаль каршылыклары алдында мөселман җәмгыятен берләштерү, бигрәк тә Россиядә урнашкан конфессияара һәм милләтара татулык моделен саклау һәм ныгыту, традицион дини мирасны торгызу, бу өлкәдә ватан тәҗрибәсен тирәнтен өйрәнү һәм анализлау аша төрле радикаль агымнарга каршы тору зарурлыгы ассызыкланды.
- Россиянең төп өлешендә традицион ислам өчен өчен нигез булып торган татар дини-илаһият мирасны өйрәнү аеруча зур әһәмияткә ия, - дип билгеләнгән резолюциядә. - Аны торгызу - традицион исламның рухи кыйммәтләрен торгызуның, дини хөрмәт мөнәсәбәтләрен саклауның бердәнбер юлы. Үзенең бай рухи хәзинәсенә һәм дини мәгарифне үстерүнең күпгасырлык тәҗрибәсенә таянып, традицион ислам киләчәктә Россиянең рухи даирәсендә тотрыклылыкны саклауга өлеш кертәчәк һәм аны бөтендөнья мөселман җәмгыятендә танытуга китерәчәк.
Шуларны истә тотып, Конференциядә катнашучылар Россия өммәте тормышында гражданлык, милли һәм дини факторларны берләштерү механизмын эшләп чыгарырга; татар дини мирасны торгызу, өйрәнү, тәрҗемә итү аша традицион исламның тоткан урынын ныгыту буенча эшне көчәйтү; үзебезнең галимнәр, дин әһелләре һәм мәгърифәтчеләренең хезмәтләрен мөселман мәгарифе системасында киң файдаланышка кертеп җибәрү һәм дини-илаһият эзләнүләр өлкәсендә өлеш керткән өчен Ш.Мәрҗани бүләген булдыру турында тәкъдимнәр кабул итте.
"Халыклар һәм диннәр арасында хезмәттәшлек булган даирәдә һәрвакыт тынычлык, тотрыклылык һәм бердәмлек булачак. Алар безнең ил һәм республикабыз өчен уңышлы һәм имин үсешне тәэмин итеп кенә калмыйча, бүгенге вәзгыятьтә идеологик суверенитетның сакланып калу шарты да булып тора", - диелгән документта.