Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Бангладеш Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе доктор С.М. Сәйфул Хок белән очрашты. Әлеге очрашу Бангладеш илчелеге җитәкчесе белән мөфти хәзрәтнең беренче тапкыр очрашуы белән үзенчәлекле булды һәм бик җылы атмосферада узды. Кунаклар бай эчтәлекле әңгәмә кордылар, кызыксынуларын ачыктан-ачык сорадылар. Илче Бангладеш Республикасының икътисад өлкәсендә элемтәләр алып барырга теләвен белдерде һәм, Бангладешның туксан процентын мөселманнар тәшкил иткәнлектән, үзенең көн тәртибенә һич икеләнүсез Россиянең иң зур мөфтиятләренең берсе – Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлеге белән танышырга теләвен җиткерде. Моннан тыш, С.М.Сәйфул Хок, Россиядән тыш, Латвия, Белоруссия, Литва дәүләтләрендә дә илчелек вазифасын алып бара.
Татарстан мөфтие Идел буенда яшәүче халыкларның мөселман динен үз ирекләре белән кабул итүләре, беренче басма Коръәннең (Казан басмасы) бездә басылуы, шулай ук барлык дөньякүләм стандартларга туры килгән Коръәнне Татарстан Диния нәзарәте әзерләве, Россия мөфтиләре арасында тулы Коръәннең мөфти Камил хәзрәт укылышында беренче диск әзерләнүе турында сөйләде һәм илчегә Коръән китабы, Коръәннең аудиодискын, “Шура” альманахын бүләк итте. Камил хәзрәт, Татарстан дини уку йортларының эшчәнлеге белән таныштырды һәм Болгар ислам академиясе белән элемтәләр урнаштыру, остазлар алмашу мөмкинлеген каравын сорады. “Мөселман галимнәре яшәгән, гыйлем биргән бик күп илләрдән бары Пакьстан белән Бангладешта гына булмыйча калдым, һичшиксез, киләчәктә сәфәргә чыгып танышуларны дәвам итәргә вәгъдә бирәм!” – дип җиткерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.