Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты Мәрҗәни хезмәтләрен бастырды

27 февраль 2018 ел 10:37
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты Мәрҗәни хезмәтләрен бастырды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан татар милләтенең күренекле дин әһеле, галим   Шиһабетдин Мәрҗәни хезмәтләренең репринт-басмасы чыгарылды. Галимнең алты томлык җыентыгы үз эченә танылган «Хакк әл-мөбин фи мәхәсин әудаг әд-дин», «Хизәмәт әл-хәвәши ли-идәхәт әл-гәвәши», «Мөстәфәд әл-әхбәр фи әхвәл Казан вә Болгар», «Нәзурәтел-хак фи фәридатил-гыйшәэи вә ин ләм йагыйбиш-шәфәкъ», «Китаб әл-хикмәт әл-бәлига әл-җәниййа фи шәрех әл-гакаид әл-хәнәфиййә. Китаб әл-фәваид әл-мөхиммә» китапларын туплаган. Хезмәтләрен автор иске татар һәм гарәп телләрендә язган.

Шиһабетдин Мәрҗани тарафыннан барлыгы утыздан артык хезмәт язылган, аларның күпчелеге гарәп телендә. Аларда татар дин әһеле хәнәфи мәзһәбе һәм матуриди гакыйдәсенә нигезләнеп сөнни Ислам гыйлеменә әйди (әхл сөннә вәл җәмыйга). Имамның хезмәтләре бөтен ислам дөньясына киң таралган һәм хаклы рәвештә мөселман дини тәгълиматы һәм фәне хәзинәсендә үз урынын тапкан. Бүгенге көнгә кадәр гарәп илләре югары уку йортларында һәм Төркия университетларында галимнең эшчәнлеген тирәнтен өйрәнәләр һәм аның хезмәтләре чит илләрнең  кайбер дин әһелләре өчен көндәлек буларак кулланыла һәм нәшер ителүен дәвам итә. Аның дини мирасында 1870 елда дөнья күргән һәм Россия мөселманнарының дини-иҗтимагый һәм фәнни тормышында зур шау-шу кузгаткан «Нәзурәтел-хак фи фәридатил-гыйшәэи вә ин ләм йагыйбиш-шәфәкъ» (Шәфәкъ бетмәгәндә ястү намазын уку мәҗбүри булуның хаклыгын күзәтү) хезмәте аерым урын тота. Гарәп телендә язылган хезмәтендә Мәрҗани мөселманнар өчен төньяк киңлекләрдә климат үзенчәлекләренә бәйле рәвештә күп кенә сорауларга һәм урта гасырлар трактатында чагылыш тапмаган мәсьәләләрдән дини йолаларны үтәүгә кагылышлы аңлатмалар бирә.Имамның тагын бер әһәмиятле хезмәте – “Китаб әл-хикмә әл-бәлига әл-җәниййа фи шәрех әл-гакаид әл-хәнәфиййә”. Монда автор хәнәфи мәзһәбе һәм матуриди гакыйдәсенең хаклыгын дәлилләүгә аерым басым ясый.

Мәрҗани үзенең беренче хезмәтен, әтисе мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 17 яшендә яза башлый. Аның гарәп теле морфологиясе (сарыф) буенча дәреслеге әлеге фәнне үзләштерүдә шәкертләрнең хәлен күпкә җиңеләйткән.

 2018 ел Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Шиһабетдин Мәрҗәни елы  дип игълан ителде. 

Мәрҗәни хезмәтләренең репринт-басмасын huzurshop.ru сайтында яисә Казан шәһәре Газовая урамы 19нчы йорт адресы буенча урнашкан «Хозур» нәшрият йортында  (Россия ислам университеты бинасы) сатып алырга мөмкин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы