Татарстан Мөфтие Беренче Россия Ислам Икътисади форумын ачты

27 февраль 2018 ел 15:27
Татарстан Мөфтие Беренче Россия Ислам Икътисади форумын ачты

Бүген Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле визит белән Мәскәүдә. Ул Халыкара Ислам Бизнесы Ассоциациясе Президенты Марат Кабаев чакыруы буенча «Россия — хезмәттәшлек гаранты» Беренче Россия Ислам Икътисади форумын ачып җибәрде. Олы җыелыш Камил хәзрәтнең Коръән аятьләрен укуы белән башланды.

Форум Ислам шәхси секторны үстерү корпорациясе, Ислам үсеше банкы, Халыкара Ислам Бизнесы Ассоциациясе, Саклык банкы һәм KPMG ярдәме белән уза. Мәртәбәле чарада катнашучылар Ауропа һәм Азиянең икътисади якынлыгын тизәйтү юллары, шулай ук, альтернатив   финанс механизмнарның, аерып әйткәндә, ислам финанс хезмәтләренең роле турында фикер алыша. 

Форумның төп максаты – уртак инвестицияләрне үстерү һәм сәүдә итү юлларын гадиләштерү өчен озак елларга ниятләнгән эшлекле платформа булдыру. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы