Казанда Барудины искә алдылар

28 февраль 2018 ел 11:40
Казанда Барудины искә алдылар

Бүген Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Галимҗан Баруди укулары узды. Бөек педагог, дин галименең тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган конференциягә Татарстан Мөфтияте җитәкчелеге, Татарстан Президенты Аппараты хезмәткәрләре, Россия ислам институты, Татарстан Фәннәр Академиясе, Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты вәкилләре, Яр Чаллы “Ак мәчет” мәдрәсәсе, Буа мәдрәсәсе, Мамадыш мәдрәсәсе  мөгаллимнәре  һәм шәкертләре җыелды.

Чараны “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту эшләре буенча проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин ачып җибәрде. Конференция Г.Барудиның күпкырлы эшчәнлеге һәм хезмәтләре турында эчтәлекле чыгышлар белән үрелеп барды. Халык хезмәтчесе Галимҗан Барудиның татар мәгарифен үстерүгә керткән өлеше турында Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров сөйләде. Кунаклар һәм укуда катнашучылар күренекле татар иҗтимагый һәм дин әһеле Г.Баруди һәм аның татарларның дини тәгълиматына тәэсире, галимнең хезмәтләре һәм аларны хәзерге чор мәдрәсәләрендә куллану ысуллары, татар уку китабы системасында Барудиның хезмәтләре турында кызыклы мәгълүмат алдылар.

Галимҗан Баруди –  күренекле татар иҗтимагый һәм дин эшлеклесе, педагог, Россиядә үз заманында иң эре һәм тәррәкый булып саналган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә нигез салучы. Галимҗан хәзрәт шәкертләрне Ватанга, милләтенә һәм диненә тугры, югары әхлаклы шәхес итеп тәрбияләүне күздә тоткан укыту һәм тәрбияләү программасын эшләп чыгара. 1917 елның маенда I Бөтенроссия мөселман корылтаенда ул Россия мөселманнарының баш мөфтие итеп сайлана. Россия тарихында беренче тапкыр әйдәп баручы дин әһелен хөкүмәт билгеләп куймый, а өммәт тарафыннан сайланып куела. Галимҗан Баруди соңгы көннәренә кадәр Совет мөселманнарынының мәнфәгатьләрен яклый. Гомере Идел-Уралда ачлыктан интеккән дин кардәшләренә ярдәм күрсәтү Фондын булдыру мәшәкатьләре белән Мәскәүгә киткән вакытта өзелә. 

   

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы