Татарстан Мөфтие Үзәк Азиянең иң зур мәчете белән танышты

02 март 2018 ел 08:47
Татарстан Мөфтие Үзәк Азиянең иң зур мәчете белән танышты

Махсус чакыру белән Астанага килгән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Хәзрәт Солтан” республика мәчетендә булды. Казахстанга беренче эшлекле сәяхәте барышында Камил хәзрәтне Казахстан Баш Мөфтие Сәрекбай каҗы Ораз да кабул итте.

“Хәзрәт Солтан” мәчетендә Татарстан Мөфтиен мәчетнең имам-хатыйбы Наурызбай каҗы Таганулы каршылады һәм Үзәк Азиянең иң зур мәчете булып саналган “Хәзрәт Солтан”ның тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләде. Камил хәзрәт мәчетнең музеендагы бәһасез экспонатлар белән танышты һәм иске Коръән Китабы белән кызыксынды. Аеруча Мөфтинең игътибары мәчет бинасында эшчәнлек алып баручы “Хикмәт” телерадиостудиясе һәм Muslim.kz порталына төште. Ул Татарстанда эфирга чыгаруны планлаштырылган “Хозур ТВ” мөселман телевидениясенең эшчәнлеген башлап җибәрү максаты белән хуҗалардан тулырак мәгълүмат алды һәм үзен кызыксындырган сорауларын бирде. Бүген Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт “Хәзрәт солтан” мәчетендә җомга намазын укыячак.

Баш Мөфти белән очрашуда сүз мөселман мәгариф системасын үстерү һәм дини кадрларны әзерләү турында барды. Камил хәзрәт Татарстан мөселман мәгариф өлкәсендә алып барылган эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, Болгар ислам академиясе ачылышы, квалификация күтәрү курслары һәм башкалар   турында сөйләде, Татарстан Мөфтиятенең эшчәнлеге хакында мәгълүмат бирде. Уртак эшчәнлек мәсьәләләре дә күтәрелде.

Искә төшереп үтик, бүген Астанада Евразия голәмәләре Форумының “Евразия киңлекләрендә ислам цивилизациясе: үткәне һәм киләчәге” темасына утырыш уза. Конференциядә Евразия  дәүләтләренең мөселман оешымалары җитәкчеләре катнаша. Пленар утырышта Казахстан Парламентының Сенат рәисе Касыйм Җомарт Токаев, КР дин эшләре һәм гражданлык җәмгыяте министры Нурлан Ярмәкбаев, Казахстанның баш мөфтие Серикбай кажы Ораз, шулай ук Россия, Кыргызстан, Таҗикстан, Литва, Әзербәйҗан мөфтиләре чыгыш ясый.  Камил хәзрәт Сәмигуллин Евразия мөселман җәмәгатьчелеге каршында татар дини-илаһият фикеренең гомуммөселман мәдәниятендә тоткан урыны һәм татарларның бүгенге ислам дөньясындагы роле турында сөйләп үтәчәк. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы