Татарстан Мөфтие - Евразия өммәтенә: “Татар дини-илаһият мәктәбе дөньяда иң көчлеләрдән санала”

02 март 2018 ел 16:40
Татарстан Мөфтие - Евразия өммәтенә: “Татар дини-илаһият мәктәбе дөньяда иң көчлеләрдән санала”

Бүген Казахстан башкаласы Астана шәһәрендә үз эшен Евразия голәмәләренең “Евразия киңлекләрендә ислам цивилизациясе: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” Форумы башлады.  Конференциядә Евразия  дәүләтләренең мөселман оешымалары җитәкчеләре катнаша. Казахстанга конференциядә катнашу максаты белән төрле илләрдән баш мөфтиләр, дин һәм фән әһелләре, Евразия дәүләтләренең ислам оешмалары җитәкчеләре җыелды. Форумга барлыгы Ауропа һәм Үзәк Азиянең 21 иленнән 35 делегат, ягъни 250 дән артык кеше тупланды. Конференциянең эш нәтиҗәләре буларак түбәндәге документлар кабул ителәчәк: «Заманча дөньяда мөселман өммәтенең күренеше» һәм Форумда катнашучыларның Резолюциясе. Шураның пленар бүлегендә кунакларны һәм катнашучыларны Казахстан Парламентының Сенат рәисе Касыйм Җомарт Токаев, КР дин эшләре һәм гражданлык җәмгыяте министры Нурлан Ярмәкбаев, Казахстанның баш мөфтие Серикбай кажы Ораз һәм башкалар сәламләде.  

Форумның икенче бүлегендә безнең чор мөселман җәмгыятенең үзара аңлашу һәм җаваплылыкны формалаштыру мәсьәләләре, дини интеграция һәм региональ рухи куркынычсызлык, террорчылык һәм экстремизмга каршы хәзерге мөселман өммәтенең иммунитетын арттыру карала.  

Мөхтәрәм кунаклар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар, кичә аны Казахстан Баш Мөфтие Серикбай кажы Ораз кабул итте. Мөфти "Татар дини илаһият фикере һәм аның ислам мәдәниятенә керткән өлеше" дип исемләнгән доклад белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул бүгенге ислам дөньясында Татарстан өммәтенең тоткан урыны һәм гомуммөселман мәдәни кыйммәтләрен үстерүдә татар дини илаһият традицияләренең роле турында сөйләде. Аерып әйткәндә, революциягә кадәр һәм революциядән соңгы Россиядә ислам мәгърифәтен үстерүгә өлеш керткән бөек татар галимнәре, дин әһелләре һәм мөгаллимнәре Шиһабетдин Мәрҗәни  һәм Галимҗан Баруди эшчәнлекләре белән таныштырды. Ул аларны татар дөнъясының гына түгел, бөтен Россия өммәтенең легендар шәхесләре дип атады.      

- Татар дини-илаһият мәктәбе – Россиядә генә түгел, бөтен ислам дөньясында да иң олы тарихлы һәм көчлеләрдән санала, - диде Камил хәзрәт. – Мәрҗани, Гаспринский, Баруди, Утыз Имәни, Рәсүли, Рәмзи, Курсави, Фәхретдин, Ялчыгол кебек татар фикер ияләре ислам фәне һәм фәлсәфәсе күгендә якты йолдызлар булып тора. Аларның бәһасез хезмәтләрендә һәм карашларында без дустанә һәм сабыр исламның нигезләрен күрәбез.  

Камил хәзрәт сүзләренчә, иң күренекле татар дин әһелләре дөньяви белемнәрне дини ислам мәгариф системасына кертү ягында булган: «Шуңа күрә аларның мирасында беренче карашка капма-каршылыкта торган Ауропа һәм Азия, Төньяк һәм Көньяк, Ислам и христиан, төрки дөнья һәм рус мәдәниятләренең үзара якынлашуы күзәтелә. Нәтиҗәдә, Россиянең төрле милләтләр һәм диннәрнең тату яшәү кебек уникаль, бөек, рухи үрнәге дөньяга килә».  

Моннан тыш, мөфти татар дин әһелләрен “Евразия континенты халыкларын берләштерүгә күп көч куйган үз Ватаннарының патриотлары” дип атый. Ул форумда катнашучыларның хәтеренә Габдрахман Рәсүлевнең бөтен Совет мөселманнарын фашизм белән көрәшергә өндәп чыгарылган легендар фәтвасын китерде. «Без, Евразия мөселманнары, дөньяны шушы афәттән коткарып калуга бәяләп бетергесез өлеш керкәнбез», - диде Камил хәзрәт. 

Алга таба ул Татарстанда күпбаскычлы дини мәгариф системасын оештыру тәҗрибәсе, Россиядәге ислам мәгарифенең йөзек кашы - Болгар ислам академиясе ачылуы, шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең эшчәнлеге, Нәзарәтнең Россия хәләл индустриясе үсешенә керткән өлеше турында сөйләп, Татарстанның, татар халкының һәм өммәтебезнең хәзерге ислам дөньясында тоткан урынын билгеләде.   

Чыгышы ахырында, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәртәбәле җыелышта катнашучыларны бердәм мөселман өммәте булырга чакырды: «Иманыбыз көчлерәк булган саен, безнең кардәшлек җепләре һәм Евразия континентының мөселманнары арасында бердәмлек тә ныгыячак!».

Казахстан Диния нәзарәтенең рәсми сайтындагы фотолар кулланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы