Бөгелмәдә “Зәйтүнә” дини мөнәҗәтләр фестивале уза

05 март 2018 ел 14:38
Бөгелмәдә “Зәйтүнә” дини мөнәҗәтләр фестивале уза

24 март көнне Бөгелмә шәһәрендә матур гадәткә әйләнгән VI “Зәйтүнә” дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак.

Төбәкара статусын алган фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Ырынбур өлкәләреннән 7 яшьтән алып һәм өлкәнрәк оста мөнәҗәт башкаручылар җыелачак. Катнашучылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Конкурсантларның чыгышлары акапелло рәвешендә башкарылачак.

Чараны, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәге оештыра.

 Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

 Гаризалар 2018 елның 20 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Бөгелмә шәһәре, Краснослободская ур., 68 йорт.

Электрон почта: husnutdin73@mail.ru; tatar.sentre@mail.ru

Белешмәләр өчен телефоннар: (885594) 4-16-98; 8- 987- 063-97-44; 8- 937-776-69-98; 8-919-627-59-66

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100