24 март көнне Бөгелмә шәһәрендә матур гадәткә әйләнгән VI “Зәйтүнә” дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак.
Төбәкара статусын алган фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Ырынбур өлкәләреннән 7 яшьтән алып һәм өлкәнрәк оста мөнәҗәт башкаручылар җыелачак. Катнашучылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Конкурсантларның чыгышлары акапелло рәвешендә башкарылачак.
Чараны, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәге оештыра.
Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.
Гаризалар 2018 елның 20 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Бөгелмә шәһәре, Краснослободская ур., 68 йорт.
Электрон почта: husnutdin73@mail.ru; tatar.sentre@mail.ru
Белешмәләр өчен телефоннар: (885594) 4-16-98; 8- 987- 063-97-44; 8- 937-776-69-98; 8-919-627-59-66