Иртәгә, 6 март көнне, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Хәзерге заманда хатын-кыз мөслимәләләр” дип исемләгән темага пресс-конференция узачак. Журналистлар сорауларына Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе, ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең хатын-кызлар беләү бүлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина җавап бирә.
Татарстанда мөслимәләр бүгенге җәмгыятьнең гыйлемле һәм социаль яктан актив гражданнары булып тора. Алар - гаилә, хәләл җефетләре өчен генә түгел, мөселман өммәте өчен дә ышанычлы терәк. Статискатика мәгълүматларына караганда, республиканың дини белем бирү учреждениеләрендә укучыларның күп өлешен хатын-кызлар тәшкил итә.
Җәмгыятьтә бүген хатын-кызларның роле нинди? Көндәлек тормышта аны нинди проблемалар борчый? Журналистлар белән очрашуда сүз шушы һәм башкалар мәсьәләләр хакында барачак.
Пресс-конференция сәгать 11.00-дә башлана.
ММЧ өчен аккредитация 89172939706 телефоны буенча (Резеда Закирова)