Россия мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина журналистлар сорауларына җавап бирә

05 март 2018 ел 14:39
Россия мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина журналистлар сорауларына җавап бирә

Иртәгә, 6 март көнне, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Хәзерге заманда хатын-кыз мөслимәләләр” дип исемләгән темага пресс-конференция узачак. Журналистлар сорауларына Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе, ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең хатын-кызлар беләү бүлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина җавап бирә.

Татарстанда мөслимәләр бүгенге җәмгыятьнең гыйлемле һәм социаль яктан актив гражданнары булып тора. Алар - гаилә, хәләл җефетләре өчен генә түгел, мөселман өммәте өчен дә ышанычлы терәк. Статискатика мәгълүматларына караганда, республиканың дини белем бирү учреждениеләрендә укучыларның күп өлешен хатын-кызлар тәшкил итә.

Җәмгыятьтә бүген хатын-кызларның роле нинди? Көндәлек тормышта аны нинди проблемалар борчый? Журналистлар белән очрашуда сүз шушы һәм башкалар мәсьәләләр хакында барачак.

Пресс-конференция сәгать 11.00-дә башлана.

ММЧ өчен аккредитация 89172939706 телефоны буенча (Резеда Закирова)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы