Бүген Камил хәзрәт Сәмыйгуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Казан Кремлендә узган республиканың традицион дини берләшмәләре вәкилләре белән очрашуда катнашты.
Татарстан башлыгы белән күрешүгә РПЧ Татарстан митрополиясе башлыгы Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Казан һәм Вятка Рус Православие иске обряд чиркәве епискобы Евфимий, Татарстан Республикасының һәм Казанның баш раввины Ицхак Горелик һәм Рим-католик чиркәвенең Казандагы Воздвижение Святого Креста приходы настоятеле Андрей Старцев килде.
Очрашуда төрле өлкәләрдә дәүләт белән диннәр хезмәттәшлеген камилләштерү, радикализмга каршы тору мәсьәләләре турында сүз барды.
ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде