Мөфти колонияләрдә эшләүче имамнар белән очрашты

06 март 2018 ел 15:07
Мөфти колонияләрдә эшләүче имамнар белән очрашты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәтү  буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтәүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлешне Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов җитәкли һәм колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатында тормышка ашырыла. Нәзарәт эшчәнлегенең бу юнәлешен алып бару өчен республикабызның 11 төрмәсендә имам беркетелгән. Хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, Татарстанның җәзаларны үтәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре булдырылды, анда 520 тоткын намазларга йөри, Коръән укый һәм башка дини йолаларны башкара.

Бүген Казан шәһәренең Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә төрмәләрдәге тоткыннар белән эшләүнең нәтиҗәләренә багышланган хисап утырышы үтте. Утырышта шулай ук Җәзаларны үтәтү  буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесенең дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев тә катнашты. Ул Татарстанны дини структуралар белән эшләү буенча Россиядә үрнәк республика дип бәяләде. Аның сүзләренчә, бүгенге Россия буенча 620 мең кеше төрмәдә утыра, шуларның 30 меңе ислам динен тота. Татарстан буенча төрмәчеләрнең саны - 11 мең тирәсе. Шуның 520-се даими рәвештә намаз укый. 

- Безнең мөфтиятебездә социаль юнәлеш бик яхшы куелган. Төрмәләрдәге мөселман кардәшләребезне кайгырту, аларга рухи ярдәм күрсәтү – безнең бурычыбыз. Чөнки төрмәдән чыгу белән, алар без яшәгән җәмгыятькә кереп китәргә тиеш була. Шуны истә тотып, мин үзем дә тоткыннар белән очрашуларда еш катнашам, вәгазьләр, сорауларга җаваплар бирү кичәләре үткәрдек, – дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Моннан тыш, утырышта Татарстан мөфтияте вәкилләре төрмәләргә Корбан бәйрәме көннәрендә ит алып керү, дини викторина, конкурсларга, Коръән укучылар бәйгеләрендә катнашучыларга бүләкләр җибәреп тору турында сөйләделәр, тудырылган мөмкинлекләр өчен УФСИН җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерделәр. 

Утырышта төрмәләрдәге мөселманнар белән эшләүче тугыз дин әһеленә – Нурислам хәзрәт Газизовка, Фәнил хәзрәт Ибраһимовка, Фәнис хәзрәт Миңгәрәевка, Булат хәзрәт Рәүповка, Алмаз хәзрәт Сафиуллинга, Рафис хәзрәт Сәйфуллинга, Ленар хәзрәт Сәләховка, Солтан хәзрәт Сөләймановка, Илгизәр хәзрәт Талиповка, ТР Социаль тернәкләндерү һәм яраклашу үзәге җитәкчесе Азат Гайнетдиновка, ТР буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте җитәкчесенең ярдәмчесе Рафаил Дәүлиевка Татарстан мөфтиенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов исә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 25 еллыгы уңаеннан истәлекле медале белән бүләкләнде.

Илдар хәзрәт үз чиратында ТР Диния нәзарәте һәм УФСИНның Татарстан идарәсе тарафыннан тудырылган мөмкинлекләр һәм эшләнәсе эшләр турында сөйләде. Мисал өчен, дини әдәбият буенча проблема тулысынча хәл ителгән, узган елны “Хозур” нәшрияты тарафыннан утыздан артык исемдәге китап һәм дисклар тапшырылды. Утырышта, шулай ук, төрмәләр белән эшләүче дин әһелләренә хезмәт хакы түләү мөмкинлеге дә каралды. Мөфти Камил хәзрәт карары белән әлеге мәсьәлә уңай хәл ителде. Искәрмә өчен: элекке елларда эш хакы грантлар системасы нигезендә түләнде.

Хезмәттәшлек нигезендә УФСИН белгечләренең һәм дин әһелләренең белем дәрәҗәсен күтәрү максатында курслар оештырыла. Мисал өчен, узган елның октябрендә ФСИН хезмәткәрләре өчен Россия ислам институтында ислам белеме буенча дәресләр уздырылса, Диния нәзарәте вәкилләре Россиянең ФСИН академиясендә белемнәрен ныгытты. 

Мөфтият тарафыннан тоткыннар белән эшчәнлек алып бару кысаларында Татарстан буенча җыелган гошер сәдакасыннан да өлеш чыгарылды: 2 нче төзәтү колония сырхауханәсенә ике тоннадан артык яшелчә тапшырылды.

Татарстан Диния нәзарәтенең чираттагы пленумында төрмәдәге мөселманнар белән эшләү мәсьәләсе янәдән күтәреләчәк, дип искәртеп куйды Камил хәзрәт. Аның фикеренчә, эшчәнлекнең бу юнәлешен тагын да көчәйтергә кирәк. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы