Россиянең баш мөслимәсе хатын-кызларның җәмгыятьтәге роле турында сөйләде

06 март 2018 ел 15:14
Россиянең баш мөслимәсе хатын-кызларның җәмгыятьтәге роле турында сөйләде

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Бүгенге җәмгыятьтә мөслимәләр үз урыннарын таба аламы?” дигән темага матбугат конференциясе узды. Хәбәрчеләр белән фикер алышуга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге мөдире, Россия һәм Татарстан Республикасы мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, Татарстан Республикасы мөслимәләр берлегенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәния Җәләлиева, Татарстан Республикасы мөслимәләр берлегенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Сәйдә Аппакова һәм мөселман киемнәре дизайнеры Зәринә Бабаҗан килде. Очрашуда сүз мөслимәләрнең бүгенге җәмгыятътәге урыннары, алар алдында торган каршылыклар һәм мәсьәләләр, аларны чишү юллары хакында барды. Хәбәрчеләрне мөслимәләрнең киенү һәм яшәү рәвешләре, эш урыннары, белем алу мөмкинлекләре, сәясәттәге урыннары кебек сораулар кызыксындырды.

- Мөселман хатын-кызларын борчыган проблемаларны чишү, гаилә идеологиясен ныгыту һәм үстерү, ислам кыйммәтләре үсешенә юл ачу кебек максатларны тормышка ашыру өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең методик җитәкчелегендә Россиянең һәм Татарстанның мөселман хатын-кызлары берлеге эшләп килә, - дип әйтте Наилә ханым. - Берлек хатын-кызларны борчыган тормышчан мәсьәләләрне хәл итү буенча җитди хезмәт башкара. Мисал өчен, Кризис үзәге кысаларында бирелгән консультацияләргә ихтыяҗ аеруча зур. Монда мөрәҗәгать итеп, гаиләдә килеп туган төрле каршылыклар һәм аерылышуга нисбәтле сорауларда хатын-кызлар үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында белешеп кенә калмыйча, психологик ярдәм дә ала алдылар. Берлек каршында эшләп килгән Мөслимәләрне эшкә урнаштыру Үзәге гүзәл затларга ярдәм кулы суза”.

Гаилә кыйммәтләрен ныгытуда да Берлекнең тырышлыклары әйтеп бетергесез, диде ул. “Никах ярминкәсе”, Хәләл туй ярминкәсе, ялгыз ир-атларны һәм хатын-кызларны гаилә кору максатыннан таныштыру өчен даими рәвештә төрле очрашулар уздырыла.

Очрашулар түгәрәк өстәлләр, утырышлар, әңгәмәләр форматында да күп оештырыла. “Ханымнар” клубы, мөслимәләр өчен тренинглар, “Казан абыстайлары” җыены, “Рухи матурлык мәктәбе” клубы, “Мөслимәнең баш киеме. Милли төс” түгәрәк өстәле – шундыйлардан. Тагын балалар өчен Корбан бәйрәме, хатын-кызлар өчен Мәүлид кебек күркәм чаралар да республикадагы рухи, иҗади һәм мәгариф үсешенә зур өлеш кертә, ди Наилә ханым.

“Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү мөслимәләргә гөнаһмы?”,- дигән иң четерекле сорауга Наилә ханым: “Халыкны шатлыклы вакыйгадан, күңелен күтәрә торган бәйрәмнәрдән тыярга кирәкми”, - дип җавап бирде. Аның фикеренчә, халыкара бәйрәмнәр, дәүләт вакыйгалары мөселман бәйрәмнәре белән бәйле булмаса да, эчемлекле мәҗлес булмаганда, бәйрәм итү тыелмый.

Россиядә мәчет салдырган бердәнбер хатын-кыз, Татарстан мөселман хатын-кызлары берлегенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәния Җәләлиева дини белем бирүнең әһәмияте хакында сүз алып барды. Дини белем алырга теләүчеләр өчен хәзерге заманда барлык шартлар да тудырылды. Мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә шәригать кануннарын өйрәтүче курслар эшләвен ассызыклады.

Татарстан мөселман хатын-кызлары берлегенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Сәйдә абыстай исә, татар мөселман хатын-кызларының гаиләдә, ир-ат белән мөнәсәбәтләре, бала тәрбияләүдә тоткан мөһим урыннарына басым ясады.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина быел Татарстанда хатын-кызлар өчен аерым республика ифтары оештырылачагы турында әйтеп үтте. “Ифтар вакытында татар мөселман хатын-кызлары вәгазьләр тыңлый һәм милли татар мөселман киемнәре күргәзмәсе белән таныша алачак”, - диде баш мөслимә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы