Диния Нәзарәте яңа белем бирү проектын башлый – “Бер көндә белем алу мәктәбе”

07 март 2018 ел 14:22
Диния Нәзарәте яңа белем бирү проектын башлый – “Бер көндә белем алу мәктәбе”

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яңа белем бирү проектын башлап җибәрә - “Бер көндә белем алу мәктәбе”. Әлеге курслар укучыларга тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген тудыра.   

5 дәрестән торган курслар атнага бер мәртәбә оештырыла. Курсларга 12 яшьтән алып 60 яшькә кадәр теләгән һәркем языла ала.

Курсның программасы түбәндәге дәресләрдән гыйбарәт :

1 дәрес. «Кереш өлеше»: нәрсә ул ислам, аның нигезләре, шәригать кануннары, тәһарәт һәм госельне ничек башкарырыга, мөселманнарның тышкы кыяфәтенә карата таләпләр;

2 дәрес. «Намаз дәресләре»: намазның фазыйләтләре, дога кылу һәм намаз уку тәртибе;

3 дәрес.  «Гакыйдә дәресләре»: гакыйдә, ислам гакыйдәсенең әһәмияте.

4 дәрес. «Сира дәресләре»: Мөхәммәд пәйгамбәребез, аның тормышы һәм эшчәнлеге.

5 дәрес. «Ураза дәресләре»: ураза тоту тәртипләре, уразаның әһәмияте һәм кагыйдәләре, зәкәт, хаҗ кылу, хәрам һәм хәләл.

“Бер көндә белем алу мәктәбе”ндә дәресләр түләүсез һәм атнага бер тапкыр якшәмбе көннәрендә 3 сәгать дәвамында Казанның Гәлиев мәчетендә узачак.

Ислам нигезләрен өйрәнергә килүчеләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең тәҗрибәле хәзрәтләре, абыстайлары һәм яшьләр хәрәкәте волонтерлары укытачак. Дәресләр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым оештырыла.

Татарстан  мөселманнары Диния нәзарәте ислам дине нигезләрен үзләштерергә, намаз укырга өйрәнергә теләге булган мөселманнарны әлеге файдалы һәм нәтиҗәле курсларга чакыра. “Бер көндә белем алу мәктәбенә”  20 мартка кадәр +7 951 062 62 63 телефоны аша язылырга яисә  онлайн-гариза калдырырга мөмкин.  

Дәресләр 2018 елның 25 мартында башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы