Казан балаларын Коръән укуда көч сынашырга чакыралар

07 март 2018 ел 13:31
Казан балаларын Коръән укуда көч сынашырга чакыралар

Казан шәһәренең “Госмания” урта гомуми белем бирү мәктәбендә Коръән укучылар арасында шәһәркүләм конкурс оештырылачак. Әлеге чарада Казан шәһәрендә яшәүче 7-15 яшьлек малайлар катнаша ала һәм алар өч номинация буенча белемнәрен сынаячак: кыска сүрәләрне белү (93-114 нче сүрәләр); бер җүз (“Гаммә” җүзе) һәм ике җүз (“Тәбарәк” сүрәсенә кадәр) белү.

Барлык конкурсантлар сайлап алынган номинациягә туры килергә һәм Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укый белергә тиеш. Катнашучы бары бер номинация буенча чыгыш ясый ала.

Гаризалар 2018 елның 23 мартына кадәр Казан шәһәре, Муса Бигиев урамы, 38 нче йорт, “Госмания” мәктәбе адресына яисә ilsur_fatykhov@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Документта номинация исемен, катнашучының тулы исем-фамилиясен, баланың яшен һәм белем алучы мәктәп исемен күрсәтү таләп ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8-843511-93-64, 8-9033053761

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы