Иртәгә, 2018 елның 13 мартында, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен "Хозур ТВ" мөселман телевидениесе тәкъдим ителәчәк - ул сынаулы рәвештә кабельле телевидение кысаларында күрсәтелә башлады. Журналистларның сорауларына ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Ришат Хәмидуллин һәм "Таттелеком" ААҖнең маркетинг буенча директоры Александр Смирнов җавап бирә.
Пресс-конференция сәг 14.00 башлана. ММЧ өчен аккредитация - 89172939706 телефоны аша.