Бүген Чаллы шәһәренең Ак мәчет мәдрәсәсе комплексында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасы утырышы узды. Һәр айның икенче дүшәмбесендә уза торган чарада Кама буе төбәге казыятенә кергән районнар – Чаллы шәһәре, Түбән Кама шәһәре һәм районы, Тукай районы мөхтәсибләренең еллык хисаплары тыңланды, эш барышында чыккан сорауларына җаваплар бирелде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте юристы Айрат Билалов мәчетләрне теркәү, эш кәгазьләрен алып бару буенча хәзрәтләрнең сорауларына җавап бирде. Казыйлар "Аерылышу турында эшләрне караганда казыйлар тарафыннан ислам хокукы нормаларын куллану турында" Нигезләмә буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр, фикер алыштылар. Мөхтәсибләр шулай ук үзләренең кызыксындырган сорауларын казыйларга бирделәр, иң күп сораулар җеназа тәртипләре буенча булды. Казыйлар шурасында җомга вәгазьләрен бары татар телендә генә алып бару мөмкин булуы да кабаттан искәртелде.
Чаллыга казыйлар җыелды
12 март 2018 ел 12:51
Соңгы яңалыклар
2022 елда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды мөселманнарга 17 млн. сумлык ярдәм күрсәтте
30 декабрь 2022 ел 09:05
Игьтибар! “Ирбис” брендының 18 ягулык салу станциясендә җәмәгать туклануы хәләл булачак
30 декабрь 2022 ел 08:57
"Хозур” нәшрияты террорчылыкка каршы тематиканы иң яхшы яктырту бәйгесендә җиңү яулады
29 декабрь 2022 ел 14:27
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы