Бүген Чаллы шәһәренең Ак мәчет мәдрәсәсе комплексында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасы утырышы узды. Һәр айның икенче дүшәмбесендә уза торган чарада Кама буе төбәге казыятенә кергән районнар – Чаллы шәһәре, Түбән Кама шәһәре һәм районы, Тукай районы мөхтәсибләренең еллык хисаплары тыңланды, эш барышында чыккан сорауларына җаваплар бирелде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте юристы Айрат Билалов мәчетләрне теркәү, эш кәгазьләрен алып бару буенча хәзрәтләрнең сорауларына җавап бирде. Казыйлар "Аерылышу турында эшләрне караганда казыйлар тарафыннан ислам хокукы нормаларын куллану турында" Нигезләмә буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр, фикер алыштылар. Мөхтәсибләр шулай ук үзләренең кызыксындырган сорауларын казыйларга бирделәр, иң күп сораулар җеназа тәртипләре буенча булды. Казыйлар шурасында җомга вәгазьләрен бары татар телендә генә алып бару мөмкин булуы да кабаттан искәртелде.
Чаллыга казыйлар җыелды
12 март 2018 ел 12:51
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты Комитеты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты хезмәттәшлек турында Меморандум имзалады
02 декабрь 2022 ел 11:19
Камил хәзрәт хәрби операциядә хезмәт иткән имам Руслан хәзрәт Әгъмәлов белән очрашты
01 декабрь 2022 ел 15:12
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы