Мөселман бәхәс клубы үз эшен дәвам итә. Бүген Казан шәһәренең Галиев мәчетендә чираттагы очрашу үткәрелә. Әңгәмә темасы – “Эчке һәм тышкы әхлак”. Сөйләшүдә катнашучы яшьләр “Нәрсә ул әхлак? Бу төшенчәне безгә кадәр яшәгәннәр ничек аңлаганнар?”, “Эчке һәм тышкы әхлак, кайсысына өстенлек бирергә һәм алар арасында тигезлекне саклап буламы?” кебек сорауларга җавап эзләячәк. Моннан тыш, остаз Зәкәрия хәзрәт Тимгановтан үзеңдә әхлакый сыйфатлар тәрбияләү һәм аларны үстерү буенча да бик күп мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Дискуссион клуб утырышы 18.00 сәгатьтә башлана. Адрес: Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 40.
Яшьләр әхлак турында сөйләшүгә җыела
15 март 2018 ел 10:44
Соңгы яңалыклар
Мөфти Камил хәзрәт Казахстанның дин эшләре буенча Комитет рәисе урынбасары белән очрашты
14 март 2023 ел 15:46
Голамәләр һәм казыйлар 2023 елда Рамазан өчен фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәрен билгеләде
14 март 2023 ел 13:33
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы