Әлмәт имамнарын бердәм рәвештә эшләргә чакырдылар

15 март 2018 ел 17:02
Әлмәт имамнарын бердәм рәвештә эшләргә чакырдылар

Бүген Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчетендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнашында район имамнары җыелышы узды.

Әлеге чарада шулай ук Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Әфлятунова Роза Егоровна, ТР Президенты аппараты вәкиле Хисмәтуллин Рәмис Рәшит улы катнашты.

Рөстәм хәзрәт имамнарның Диния нәзарәте Уставында каралган таләпләрдән чыкмыйча, бердәм рәвештә традицион исламны үстерергә кирәклеге турында чыгыш ясады, мәчетләргә йөрүчеләрнең гыйбадәт кылуларны хәнәфи мәзһәбе буенча үтәүләрен таләп итте. Җыелышта шулай ук татар телен саклау һәм аны үстерү мәсьәләләреннән дин әһелләренең читтә тормавы соралды. Ахырдан мөфтинең беренче урынбасары имамнарның барлык сорауларына җавап бирде.

Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәтнең еллык хисабы белән таныштырды. Имамнар тарафыннан финанс отчеты бертавыштан расланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы