Татарстан Мөфтие Россия Президентын сайлауда катнашты

18 март 2018 ел 10:30
Татарстан Мөфтие Россия Президентын сайлауда катнашты

Бүген 18 мартта Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Президентын сайлауларында катнашты. Казан шәһәренең 88нче мәктәбендә урнашкан 280нче сайлау участогында Камил хәзрәт беренчеләрдән булып үзенең гражданлык бурычын үтәде. Ул тәкъдим ителгән кандидатлардан бер шәхескә үзенең тавышын бирде. 

– Ислам безнең кардәшләргә Ватанны сөяргә һәм якларга куша, анда яшәүче халыкларның иминлеге, үзара аңлашып яшәүләре һәм тыныч тормышлары турында кайгыртырга чакыра. Шуңа күрә, Россия җәмгыятенең зур өлешен тәшкил иткән, аның тормышында зур роль уйнаган, илебезнең иминлеге хакына хезмәт куйган дин кардәшләребез шушы форсаттан файдаланып калырга тиеш! – дип саный Камил хәзрәт. – Ислам мәдәнияте өчен сайлаулар ят күренеш түгел: мисал өчен, дүрт тугры хәлифнең һәрберсе гадел сайлаулар аша халыкның ирекле рәвештә ихтыярын белдерүгә нигезләнеп билгеләнәләр. Бүгенге вәзгыятьтә дә сайлаулар дәүләтнең иң югары хакимиятен булдыру һәм социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси торышны үзгәртү өчен бердәнбер законлы чара булып тора. Шушы җаваплы чарада катнашып, үзебезнең гражданлык бурычыбызны үтәп, чиста вөҗдан белән тавыш бирсәк иде. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы