Бүген 18 мартта Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Президентын сайлауларында катнашты. Казан шәһәренең 88нче мәктәбендә урнашкан 280нче сайлау участогында Камил хәзрәт беренчеләрдән булып үзенең гражданлык бурычын үтәде. Ул тәкъдим ителгән кандидатлардан бер шәхескә үзенең тавышын бирде.
– Ислам безнең кардәшләргә Ватанны сөяргә һәм якларга куша, анда яшәүче халыкларның иминлеге, үзара аңлашып яшәүләре һәм тыныч тормышлары турында кайгыртырга чакыра. Шуңа күрә, Россия җәмгыятенең зур өлешен тәшкил иткән, аның тормышында зур роль уйнаган, илебезнең иминлеге хакына хезмәт куйган дин кардәшләребез шушы форсаттан файдаланып калырга тиеш! – дип саный Камил хәзрәт. – Ислам мәдәнияте өчен сайлаулар ят күренеш түгел: мисал өчен, дүрт тугры хәлифнең һәрберсе гадел сайлаулар аша халыкның ирекле рәвештә ихтыярын белдерүгә нигезләнеп билгеләнәләр. Бүгенге вәзгыятьтә дә сайлаулар дәүләтнең иң югары хакимиятен булдыру һәм социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси торышны үзгәртү өчен бердәнбер законлы чара булып тора. Шушы җаваплы чарада катнашып, үзебезнең гражданлык бурычыбызны үтәп, чиста вөҗдан белән тавыш бирсәк иде.