Бөгелмәдә “Зәйтүнә” дини мөнәҗәтләр фестивале уза

23 март 2018 ел 09:00
Бөгелмәдә “Зәйтүнә” дини мөнәҗәтләр фестивале уза

24 март көнне 10:00 сәгатьтә Бөгелмә шәһәрендә матур гадәткә әйләнгән VI “Зәйтүнә” дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак.

Төбәкара статусын алган фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 7 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк оста мөнәҗәт башкаручылар җыелачак. Катнашучылар «Соло» һәм «Ансамбльләр» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Конкурсантларның чыгышлары акапелло рәвешендә башкарылачак.

“Соло” (мөнәҗәтне ялгыз башкару) номинациясендә катнашучылар өч яшь төркеменә бүленә: 7-12 яшьлекләр, 13-17 яшьлекләр, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр – һәрберсе 3-4 минутлык берәр мөнәҗәт әйтәчәк.

“Ансамбльләр” (2-8 кеше) номинациясендә көч сынашучылар мәктәп яшендәгеләргә һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләргә бүленәчәк.

Фестивальдә катнашучыларга мәртәбәле жюри бәя бирәчәк. Бәяләүчеләр сыйфатында Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева, яшь мөнәҗәтчеләр Ильяс Халиков һәм Динар Шәймәрданов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров чакырылган.

Чараны, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәге оештыра.

Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

Электрон почта: husnutdin73@mail.ru; tatar.sentre@mail.ru.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (85594) 4-16-98; 8- 987-063-97-44; 8-937-776-69-98; 8-919-627-59-66.

Аккредитация +7 917-293-97-06 телефоны аша үткәрелә. (Резеда Закирова)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы