Бүген Татарстан Республикасы мөфтие эшлекле сәфәр белән Чистай мөхтәсибәтендә. Монда Камил хәзрәт Сәмигуллин Чистай муниципаль районы башлыгы Иванов Дмитрий Алексеевич белән очрашып, мөхтәсибәтнең эшчәнлеге турында сөйләште, аны киләчәктә нәтиҗәлерәк итү максатыннан тәкъдимнәрен кабул итте һәм хезмәттәшлек өчен юнәлешләр билгеләде.
Сәфәр кысаларында Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук Чистай мөселманнары белән очрашулар үткәрәчәк, XIX гасырның мәшһүр татар дин әһеле Мөхәммәдзакир хәзрәт Камалов-Чиставиның каберен зиярәт кылачак. Моннан тыш, Мөхәммәтзакир хәзрәт Камалов 49 ел имам-хатыйб булып эшләгән “Нур” мәчетендә (Чистай шәһәре, Вахитов урамы, 39) Камил хәзрәт мөселман кардәшләребез белән күрешеп, аларның сорауларына җавап бирәчәк. Очрашуда каралачак төп темалар – никах, талак, катнаш никах мәсьәләләре, рибаның куркынычы, ипотека, кредит кебек сораулар.
Шулай ук мөфтине Чистай Ислам мәдәният үзәгендә баручы ремонт эшләре белән таныштырачаклар.
Камил хәзрәт Сәмигуллин Чистай шәһәрендә башланып киткән “Мәрхәмәтлелек атналыгы” дип исемләнгән чарага үзенең хәер-фатихасын бирәчәк. Чара “Әнәс” мәчетендә ятим бала катнашында узачак. Хәзрәтнең Чистайга сәфәре ишан Мөхәммәдзакир хәзрәт салдырган "Камалия" ир-егетләр мәдрәсәсе һәм "Әмирхания" хатын-кызлар мәдрәсәләре биналарына экскурсия белән тәмамланачак.
Күп кенә күренекле дин белгечләренең тормышлары һәм иҗатлары Чистай шәһәре белән бәйле. Биредә Мөхәммәдзакир Камалов Дагстан шәйхы Мәхмүд Алмалының мөриде була. Аны Шәйх әз-заман – үз чорының шәйхы дип атаганнар. Мөхәммәдзакир хәзрәт әлеге шәехтан иҗазәт алган, ә Мәхмүд Алмалы берничә ел дәвамында Казанда яши, җирле татар имамнары, шул исәптән Мәрҗани белән аралаша. Мәхмүд әфәнде Мөхәммәдзакир хәзрәткә хатлар яза һәм алар тәсаувыф өчен бик мөһим роль уйныйлар. Аларны Мөхәммәдзакир тәртипкә китереп китап хәленә җиткерә. Ул китап «Табсыратул-муршидин» дигән исем белән мәшһүр. Ул китапта Нәкышбандия-халидия тарикатенең кагыйдәләре һәм ысуллары бәян ителә. Анда бөтен мөһим мәсьәләләр тикшерелгән. Китап Сүриядә һәм Дагстанда ул гарәп телендә күп тапкырлар басылды.