Республикабызның төзәтү колонияләрендә вәгазь атналыгы уза

19 март 2018 ел 15:11
Республикабызның төзәтү колонияләрендә вәгазь атналыгы уза

ТР мөселманнары Диния нәзарәте имамнары тарафыннан республикабыз колонияләрендә вәгазь атналыгы башланып китте. Мөфтиятнең дәгъвәт бүлеге хезмәткәрләре бүген Казан шәһәренең 18 нче төзәтү колониясендә булдылар. Шулай ук аларга 19 нчы колониядә, Казан шәһәре СИЗО №1, Яшел үзән районы Карамалы Тау авылында урнашкан 5 нче колониясендә вәгазьләр белән чыгыш ясарга туры киләчәк. Тоткыннар белән очрашуда нәсыйхәтләр бирәчәкләр, ислам нигезләре турында сөйләячәкләр, дин гыйлеме һәм пәйгамбәрләр тарихы буенча мөһим сораулар караячаклар. Колонияләрдә утыручыларны татар рухи мирасының күпгасырлык һәйкәлләре һәм күренекле татар дин галимнәренең эшчәнлеге, хезмәтләре, шул исәптән Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга бәйле мәгълүматлар белән таныштырачаклар. Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге вәкилләре шулай ук әхлак кагыйдәләре һәм ислам диненең традицион кыйммәтләре турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, тоткыннар белән әңгәмәләрдә гөнаһларның гафу ителүе һәм тәүбә шартлары мәсьәләләре күтәреләчәк.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән күп еллар дәвамында хезмәттәшлек итә. Татарстан Республикасының барлык төзәтү колонияләрендә гыйбадәт бүлмәләре бар, аларда махсус әзерлекләр узган имамнар хезмәт кыла. Республика колонияләрендә гыйбадәт бүлмәләренә 500дән артык тоткын йөри, алар намаз укыйлар һәм Коръән өйрәнәләр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы