Мөселман яшьләренең татарча һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән Республика ачык турниры узачак

04 апрель 2018 ел 10:58
Мөселман яшьләренең татарча һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән Республика ачык турниры узачак

Ул быел 7 апрельдә һәр елдагыча Чаллының “Витязь” спорткомплексында узачак. Былтыр татарча көрәштә һәм кул көрәшендә җөмһүриятебезнең 19 шәһәр-районыннан һәм Башкортостанның Октябрьский шәһәреннән, Балтач районыннан 103 мөселман спортчы, шул исәптән танылган 17 спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына кандидат көч сынашкан иде. Ә бу ярышларның нинди дәрәҗәдә узуын ачык күрсәтә. Турнирда катнашучылар башта намаз гыйбадәтен белү буенча әңгәмә узалар. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында җирәбә уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге – хаҗга юллама белән бүләкләнә. Былтыр мондый бәхет Түбән Кама вәкиле, 70 килограммга кадәр үлчәүдә кул көрәше буенча чемпион булган Илгиз Нәфыйковка елмайды. Ә калган җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырыла. Җиңүче команда ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ия була. Узган елны аны хуҗалар – Чаллы командасы яулады.

Турнирда Татарстаннан читтәге төбәкләрдән дә мөселман спортчылары башкалар белән тигез шартларда көч сынаша. Рәхим итегез!

Аккредитация өчен телефон: +79172939706 Резеда Закирова.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы