Кадерле дин кардәшләрем!
Бүген Рәгаиб кичәсе җитә. Бу кичә – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе ГАбдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакытыдыр. Нәкъ шул кичәдә, ягъни Рәҗәб аеның беренче җомга кичендә Әминә балага уза һәм бу барча галәмнәр өчен рәхмәт итеп җибәреләчәк олуг Пәйгамбәрнең бу дөньяга килүенә сәбәп була.
Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә. Бу көн вә кичәнең без белмәгән бик күп хикмәтләре бардыр. Бу кичә хәлебездән килгән кадәр гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кылырга, тәүбәләребезне арттырырга, начар вә ямьсез эшләрдән ерак торырга тиешбез.
Аллаһы Тәгалә безгә тыелган гамәлләрдән читтә торырга ярдәмнәрен биреп, изге эшләр өчен савапларны күп тапкыр арттырып язып, Үзенең рәхмәтенә, рәхим-шәфкатенә ирешү белән бүләкләсә иде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин