Татарстан Мөфтиенә “РФ Югары Суды каршындагы Суд департаментына 20 ел” медален тапшырдылар

22 март 2018 ел 13:44
Татарстан Мөфтиенә “РФ Югары Суды каршындагы Суд департаментына 20 ел” медален тапшырдылар

Татарстан Мөфтиенә “РФ Югары Суды каршындагы Суд департаментына 20 ел” медален тапшырдылар.

Бүген Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны “Россия Федерациясенең Югары Суды каршындагы Суд департаментына 20 ел” медале белән бүләкләделәр. Республика мөселманнары башлыгына бүләкне Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов тапшырды. Җәүдәт Миргазыйм улы Камил хәзрәткә нык сәламәтлек һәм Татарстан Мөфтие вазифасын башкаруда вә җаваплы карарлар кабул итүдә уңышлар теләде.   

Татарстан Мөфтие бүген “Ярдәм” хәйрия фонды советы рәисе, Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Илдар хәзрәт Баязитовтан да котлау кабул итте. Ул Камил хәзрәткә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды медален тапшырды.     

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы