Хастаханәләрдә гыйбадәт бүлмәләренә ихтыяҗ бар

22 март 2018 ел 16:16
Хастаханәләрдә гыйбадәт бүлмәләренә ихтыяҗ бар

  Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват юнәлеше вәкилләре Республика клиник онкология диспансерында булдылар. Дәгъват  юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров клиниканың баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков белән очрашты. Очрашуда сүз яман шеш авырулары белән хастаханәдә дәваланучылар өчен гыйбадәт бүлмәләрен ачу турында барды. Алар мөселманнарга хастаханә шартларында намаз уку мөмкинлеген тудыру өчен башланган проектның гамәлгә ашырылуы хакында фикерләштеләр. Онкология диспансерында гыйбадәт бүлмәләрен ачу Рамазан аена планлаштырылды.

  Шундый ук, намаз бүлмәләре Республика клиник хастаханәсендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә,  Регионара клиник-диагностика үзәгендә булдырылды. Алар мисалында гыйбадәт бүлмәләренең кирәклеге һәм ихтыяҗга лаек булуы раслана. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы