Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват юнәлеше вәкилләре Республика клиник онкология диспансерында булдылар. Дәгъват юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров клиниканың баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков белән очрашты. Очрашуда сүз яман шеш авырулары белән хастаханәдә дәваланучылар өчен гыйбадәт бүлмәләрен ачу турында барды. Алар мөселманнарга хастаханә шартларында намаз уку мөмкинлеген тудыру өчен башланган проектның гамәлгә ашырылуы хакында фикерләштеләр. Онкология диспансерында гыйбадәт бүлмәләрен ачу Рамазан аена планлаштырылды.
Шундый ук, намаз бүлмәләре Республика клиник хастаханәсендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә, Регионара клиник-диагностика үзәгендә булдырылды. Алар мисалында гыйбадәт бүлмәләренең кирәклеге һәм ихтыяҗга лаек булуы раслана.