Сабаның Мәртен авылында яңа мәчет ачылды

23 март 2018 ел 14:00
Сабаның Мәртен авылында яңа мәчет ачылды

Бүген Саба районының Мәртен авылында яңа мәчет ачылды. Әлеге мөһим вакыйгада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов катнаштылар. Изге йорт авыл халкы һәм шушы авылда туып-үскән Мәскәү иганәчеләре бертуган Галиев Марат һәм Илсур Ибраһим уллары ярдәме белән ике ел эчендә торгызылды. Мәртен халкын сөендергән яңа мәчетнең мәйданы 62кв. м тәшкил итә һәм 70-80 кешене сыйдыра. 60 кеше яшәгән Мәртен авылына Рәҗәб аеның беренче җомгасында ачылган бер манаралы мәчет Рамазан ае алдынннан чын мәгънәсендә әйтеп бетергесез бүләк булды. Авыл халкына намазга йөрү, азан тавышын ишетү бәхетен китерде.    

Әлеге изге вакыйга җомга намазына кушылу белән йомгакланды.

Мәртен авылының яңа мәчете Саба районындагы мәчетләрнең санын 54гә җиткерде. Районда 56 мәхәллә эшләп килә.   

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы