Кичә Югары Ослан районының яшүсмерләр-яшьләр клубында Мәрҗанигә багышланган чаралар узды. Чарада җиде татар мәктәбеннән 60 бала, татар теле укытучылары, район үзәк китапханәсе һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Катнашучылар каршында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров чыгыш ясады. Ул Мәрҗәнинең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сөйләде, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бөек галим, дин әһеленә багышлап төшерелгән документаль фильм күрсәтте.
Балалар ике төркемдә (I-IV кл.), (V-XI кл.) Шиһабетдин хәзрәт тормышына багышланган тест-викторинада ярыштылар, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Күптән түгел Мәрҗәнигә багышланган тагын бер зур чара Түбән Кама шәһәренең “Нур” мәчете мөгаллимәләре тарафыннан узды. Шиһабеддин Мәрҗәнигә багышлап, үзенчәлекле рухи дәрес үткәрелде. Мөгаллимәләрнең һәркайсы татар халкы тарихында якты эз калдырган Мәрҗанинең сабыйлык елларына, тормыш юлына, фәнни хезмәтләренә, сәяхәтләренә аерым-аерым тукталды. Шиһабетдин хәзрәтнең соңгы көннәре турында сөйләгәндә, күпләрнең күзендә яшь тамчылары ялтырады.
Исегезгә төшерәбез, Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы бертавыштан 2018 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итте. Мәшһүр татар галименең тууына 200 ел тулу уңаеннан быел бик күп чаралар оештырылачак.