Мөхтәсибәтләрдә Мәрҗәнине искә алалар

23 март 2018 ел 08:00
Мөхтәсибәтләрдә Мәрҗәнине искә алалар

  Кичә Югары Ослан районының яшүсмерләр-яшьләр клубында  Мәрҗанигә багышланган чаралар узды. Чарада җиде татар мәктәбеннән 60 бала, татар теле укытучылары, район үзәк китапханәсе һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Катнашучылар каршында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров чыгыш ясады. Ул Мәрҗәнинең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сөйләде, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бөек галим, дин әһеленә багышлап төшерелгән документаль фильм күрсәтте.

 Балалар ике төркемдә (I-IV кл.), (V-XI кл.) Шиһабетдин хәзрәт тормышына багышланган тест-викторинада ярыштылар, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

 Күптән түгел Мәрҗәнигә багышланган тагын бер зур чара Түбән Кама шәһәренең “Нур” мәчете мөгаллимәләре тарафыннан узды. Шиһабеддин Мәрҗәнигә багышлап, үзенчәлекле рухи дәрес үткәрелде. Мөгаллимәләрнең һәркайсы татар халкы тарихында якты эз калдырган Мәрҗанинең сабыйлык елларына, тормыш юлына, фәнни хезмәтләренә, сәяхәтләренә аерым-аерым тукталды. Шиһабетдин хәзрәтнең соңгы көннәре турында сөйләгәндә, күпләрнең күзендә яшь тамчылары ялтырады.

 Исегезгә төшерәбез, Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы бертавыштан 2018 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итте. Мәшһүр татар галименең тууына 200 ел тулу уңаеннан быел бик күп чаралар оештырылачак.​

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы