Бүген Бөгелмә шәһәрендә күптән көтеп алынган VI “Зәйтүнә” дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узды.
Төбәкара статусын алган фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 7 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк оста мөнәҗәт башкаручылар җыелды. Барлыгы 100-гә якын катнашучы! Алар «Соло» һәм «Ансамбльләр» номинацияләрендә бәяләнеп, акапелло рәвешендә чыгыш ясады.
“Соло” (мөнәҗәтне ялгыз башкару) номинациясендә катнашучылар өч яшь төркеменә бүленде: 7-12 яшьлекләр, 13-17 яшьлекләр, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр – һәрберсе 3-4 минутлык берәр мөнәҗәт әйтте.
“Ансамбльләр” (2-8 кеше) номинациясендә көч сынашучылар мәктәп яшендәгеләргә һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләргә бүленделәр.
Фестивальдә катнашучыларга мәртәбәле жюри бәя бирде. Бәяләүчеләр сыйфатында Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева, яшь мөнәҗәтче Динар Шәймәрданов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров чакырылды.
Чараны, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәге оештырды.
Җиңүчеләр булып Казан, Буа, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск шәһәрләреннән килгән катнашучылар танылды. Гран-прига Казаннан Гөлчәчәк Сабирҗанова ия булды. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.