"Бер көндә белем алу мәктәбе" үз эшен башлап җибәрде

25 март 2018 ел 15:07
"Бер көндә белем алу мәктәбе" үз эшен башлап җибәрде

Бүген Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә яңа белем бирү проекты старт алды - үз эшен «Бер көндә белем алу мәктәбе» башлап җибәрде. Курсларда дини белем алырга 100-гә якын хатын-кыз һәм ир-егетләр килде. 

Әлеге курслар укучыларга тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген тудыра.   5 дәрестән торган курслар атнага бер мәртәбә оештырыла. 

Курсның программасы түбәндәге дәресләрдән гыйбарәт :

1 дәрес. «Кереш өлеше»: нәрсә ул ислам, аның нигезләре, шәригать кануннары, тәһарәт һәм госельне ничек башкарырыга, мөселманнарның тышкы кыяфәтенә карата таләпләр;

2 дәрес. «Намаз дәресләре»: намазның фазыйләтләре, дога кылу һәм намаз уку тәртибе;

3 дәрес.  «Гакыйдә дәресләре»: гакыйдә, ислам гакыйдәсенең әһәмияте.

4 дәрес. «Сира дәресләре»: Мөхәммәд пәйгамбәребез, аның тормышы һәм эшчәнлеге.

5 дәрес. «Ураза дәресләре»: ураза тоту тәртипләре, уразаның әһәмияте һәм кагыйдәләре, зәкәт, хаҗ кылу, хәрам һәм хәләл.

“Бер көндә белем алу мәктәбе”ндә дәресләр түләүсез һәм атнага бер тапкыр якшәмбе көннәрендә Казанның Гәлиев мәчетендә уза.

Ислам нигезләрен өйрәнергә килүчеләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең тәҗрибәле хәзрәтләре, абыстайлары һәм яшьләр хәрәкәте волонтерлары укыта. Дәресләр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым оештырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы