Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кемерово шәһәренең “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә янгын чыгып, әлеге фаҗигадә зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклаша:
"Илебез Кемерово шәһәрендә булган фаҗигане ишетеп тетрәнде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән әлеге янгында якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам, Раббыбыз әлеге фаҗигадә зыян күрүчеләрнең һәм хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә көч һәм түземлек бирүен сорап дога кылам. Әлеге хәсрәтне, күңел өздергеч ачы кайгы-сагышны җиңү өчен сабыр һәм чыдам булырга кирәк. Камил хәзрәт Сәмигуллин"